«ДОМ – МУЗЕЙ ШАРИПА ШАЙМИЕВА» Филиал Государственного бюджетного учреждения "Актанышский районный краеведческий музей Республики Татарстан"

Небольшой деревянный особняк с шестью окнами по фасаду знаком в округе давно. В этом доме жил отец первого Президента Республики Татарстан М. Ш. Шаймиева – Шарип Шагимухамметович Шаймиев, первый председатель первого коллективного хозяйства имени «1 Мая» Калининского района ТАССР начала XIX века.

Шарип Шаймиев построил свой дом в середине XX века. В этом доме семья Шаймиевых проживала с 1956 по 1980 годы. Здесь прошла юность будущего Президента Республики Татарстан Минтимера Шариповича Шаймиева. 11 июля 2005 года «Дом-музей Шарипа Шаймиева» открыл  свои двери для первых посетителей, как частный музей под патронажем Фардиева Ильшата Шаеховича, внука Шарипа Шаймиева. 

С 2011 года Дом – музей был введен на правах филиала в состав Государственного учреждения «Актанышского районного краеведческого музея Республики Татарстан».                                                                      

 Заведующий филиалом: Гибадуллина Гульназ Фаиловна

Экспозиция «Дома-музея Шарипа Шаймиева»

Собранная коллекция. В экспозиции представлены подлинные  личные вещи  родителей и детей, старинная мебель, кухонная утварь. Уникальными экспонатами музея являются кожаный плащ Шарипа Шаймиева, родословная семьи Шаймиевых, священная книга мусульман – Коран 1907 года издания, сувенирные шахматы в японском стиле Минтимера Шариповича Шаймиева. 

Россия президенты В.В.Путин күрсәтмәсе буенча Россиядә экология елы, Татарстан Президенты  Р.Н. Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2017 ел – экология һәм тирә-як мохитне саклау елы буларак игълан ителде. “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда ел әйләнәсе дәвам итүче әлеге мөһим вакыйгага багышлап “Табигать-тиңсез хәзинә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

                                                                                                                                                 Укырга...

13 июнь көнне “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Рамазан ае-Коръән ае” дип исемләнгән яңа күргәзмә ачылды.

 

                                                                                                                                                      Укырга...

 6 июнь көнне “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Россия-Ватаным минем” дип исемләнгән кызыклы чара оештырылды. Бәйрәм чарасына Пучы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге абый-апалар чакырулы иде. Өлкәннәргә илебезнең төп дәүләт символлары һәм Россия дәүләте хакында иң кызыклы 10 факт хакында мәгълүмат бирелде, яңа ачылган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Викторина сорауларына җавап тапкан музейның иң актив кунакларына бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасында ихлас, матур теләкләр яңгырады.

 

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев 6 май көнне туган авылында кунакта булды. Шушы көннәрдә генә Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан бирелгән югары дәрәҗә-Россия Федерациясенең Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган авылдашыбыз Әнәк зиратында булып, якыннарының каберләренә чәчәкләр салды, Коръән сүрәләре укып дога кылды.

 

Миңтимер Шәрипович, туган нигезендә эшләп килүче “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда да булып якты, матур хатирәләре белән уртаклашты һәм И.Цыбульский, Н.Шәйдуллина авторлыгында ЖЗЛ сериясеннән “Минтимер Шаймиев. Биография продолжается” китабын бүләк итте. М.Ш.Шәймиев, авылдашыбыз-фронтовик-шагыйрь Нур Баянга багышланган “Җиңү килде җиргә яз булып” күргәзмәсе белән танышты һәм музей хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя биреп, уңышлар теләде.

 

“Челтәр компаниясе” генераль директоры, Почёт ордены кавалеры, Татарстанның атказанган энергетигы, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Илшат Шәех улы Фәрдиев Актаныш районы Үмәнәй авылында туып үскән ветеринария фәннәре докторы, профессор, “Россия Федерациясенең атказанган табибы” Филүс Хисаметдиновның төрле елларда иҗат итеп бастырылган китапларын “Шәрип Шәймиев музей-йорты”на бүләк итте.

 

                                                                                                                                                      Укырга...

Февраль аенда “Шәрип Шәймиев музей-йорты” Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең 70 елдан артык шахмат уйнау стажын искә алып һәм 2017 ел “музейда М.Ш.Шәймиев елы” кысаларында, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге белән берлектә Шахмат турниры үткәрде.

                                                                                                                                                       Укырга...

1 март көнне “Илбашы” китабын тәкъдир итү   өчен Рабит Батулла үзе һәм бер төркем язучылар китапның төп герое–Миңтимер Шәрип улының туган авылына килделәр.

                                                                                                                                                        Укырга...

2017 ел “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең 80 еллыгына багышлап, “Шәймиев елы” дип игълан ителде.

                                                                                                                                                  Укырга...

"Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинага багышланган күргәзмә ачылды. 

                                                                                                                                                         Укырга...

7 октябрь көнне “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда  “Хәтер маршы” инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Казан шәһәренең 38нче мәктәбендәге“Юные патриоты” түгәрәгенә  йөрүче укучылар кунакта булдылар.  Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев үскән нигездә оештырылган музей-йортта кызыклы экспонатлар һәм гаилә тарихы белән танышып, соклануларын белдерделәр.

 

 

27 август көнне Шәрип Шәймиевнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Халык күңелендә тере һәйкәл” дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды. 

                                                                                                                                                           Укырга...

  “Шәрип Шәймиев музей-йорты”на килгән “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әгъзалары Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев туган нигездә булуны зур  бәхет итеп кабул иттеләр. 

                                                                                                                                                      Укырга...

«Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда Әнәк авылында туып үскән патриот-шагыйрь Нур Баянның  тууына 111, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Көрәшче.Солдат.Шагыйрь”дип аталган фестиваль булып узды. 

4 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Оекбаш” дип исемләнгән бәйгенең йомгаклау кичәсе булып узды. Бәйгедә Пучы җирлегендә яшәп, йон оекбашлар бәйләүче гүзәл затлар катнашып,“Иң җитез бәйләүче”, “Бизәкләп иң оста бәйләүче”, “Иң күп оекбаш бәйләүче” һәм бик күп башка төрле мактаулы исемнәргә лаек дип табылдылар. 

                                                                                                                                                           Укырга...

“Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Ватанны саклау-изге бурыч” дип аталган бәйрәм чарасы булып узды.

                                                                                                                                                     Укырга...

    15 гыйнварда “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Яңа ел сәяхәте. Кышкы мавыгулар”  дип аталган күңелле  чара булып  үтте. 

                                                                                                                                                   Укырга...

2015 ел

"Шәрип Шәймиев музей-йорты" нда Пучы балалар иҗат үзәге” ндә эшләп килүче рәсем түгәрәгенә йөргән балаларның иҗат җимешләреннән «Әниемнең күңелендә бөтен дөньяның яме» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе ачылды.

                                                                                                                                                         Укырга...

Шәрип Шәймиев музей-йортында 47 ел гомерен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган олы йөрәкле укытучы, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы – Хәмәева Мәрзия Шәрип кызына багышланган “Бала күңеленә ачкыч табып...” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Хәмәевләр гаиләсенең кадерле ядкәрләре - Мәрзия ханымның затлы киемнәре, язма истәлекләре һәм бик күп башка кызыклы экспонатлар белән танышырга мөмкин. “Шәрип Шәймиев музей-йорты” на рәхим итегез!

Ш.Шәймиев музей-йорты”нда ачылган “Без тарихта эзлебез!” дип исемләнгән күргәзмәдә Татарстан Республикасының чирек гасырлы тарихы чагылдырылды.

                                                                                                                                                     Укырга...

17 июль, Ураза гаете көнне, Әнәк авылындагы “Шәрип Шәймиев музей-йортында” зур бәйрәм үтте.



                                                                                                                                                        Укырга...

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган сәүдә хезмәткәре, Чаллы шәһәренең почетлы гражданины – Ильясова Мәдәния Шәрип кызы, Татарстанның легендар шәхесе – Фикърәт Табеевның якты истәлеге итеп, Ягъсүф Шәфиковның “Фикрят Табеев” дип исемләнгән китабын “Шәрип Шәймиев музей-йорты”на тапшырды. Авторның култамгасы белән имзаланган китап музейның төп фондына тәкъдим ителде.

 

                                                                                                                                                         Укырга...

1 июня  -  в честь Международного дня защиты детей  в «Дом-музее Шарипа Шаймиева» был организован праздник «Добрым смехом смеются дети».

     

                                                                                                                                                      Читать...

В «Дом – музее Шарипа Шаймиева» «Ночь в музее» была посвящена 70 – летию Великой Победы. Участники акции, гости музея прослушали лекцию «Хлеб войны», а также изготовили и пекли хлеб. Акция завершилась круглым столом о ценности хлеба, бережном отношении к нему – важный во все времена – не только в годы войны, но и в наши дни.

 

 

 

 

 

   5 май көнне Пучы мәдәният йортында “Шәрип Шәймиев музей-йорты” хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән патриот-шагыйрь Нур Баянның тууына 110 ел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм 2015 ел Рәсәйдә әдәбият елына багышланган “Җиңү килде җиргә яз булып”  дип аталган фестиваль уздырылды.

                                                                                                                                                        Укырга...

Татарстанда музейлар язы-2015 акциясе кысаларында «Шәрип Шәймиев музей-йорты»ның экспозицияләр залында Батырлар даны мәңгелек” дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Кәримовның медальләре һәм Актаныш Туган як музее фондыннан алынган Советлар Союзы Герое – якташыбыз, Зөбәер авылында туган Гатаулла Минаевның (Н.С.Орловның) туганнарына биреп калдырган уникаль “Партизаны Ровенщины в годы Великой Отечественной войны 1941-1944” дип аталган фотоальбомы һәм башка экспонатлар кулланылды.

 

“Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда Пучы “Балалар иҗат үзәгенә” йөрүче балаларның картиналарыннан тупланган күргәзмә ачылды. Картиналар табигатьнең сихри матурлыгы ел фасылларында  чагылыш табып, төрле техник ысуллар белән иҗат ителгән. Укытучылары Мәүлиева Резеда Әбүзәр кызыннан рәсем сәнгатен өйрәнеп килүче балаларның сихри каләм ярдәмендә иҗат иткән картиналары белән якыннанрак танышу өчен сезне музейга көтеп калабыз.

  “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!” дип исемләнгән шәхси күргәзмәдә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7  сыйныф укучысы Сәләхова Гүзәлнең сәйлән һәм табигый материаллардан күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләре урын алды.

                                                                                                                                                           Укырга...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, меценат – Фәрит Фәиз улы Мифтахов “Шәрип-Шәймиев музей-йорты”на истәлек-бүләк итеп “Габдулла Кариев”  дип исемләнгән автографлы китабын тапшырды. Китап музейның төп фондына тәкъдим ителде.

                                                                                                                                                           Укырга...

Милли музей “Татарстанда музейлар язы - 2014” дип аталган акция игълан итте. Әлеге чара быел беренче тапкыр 21-27 апрель көннәрендә Республика күләмендә уздырылды. “Шәрип Шәймиев музей - йорты” нда әлеге чара кысаларында  музейда XIX–XX гасырда татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре” дип аталган күргәзмә ачылды.

24 апрель көнне “Ш.Шәймиев музей-йорты” нда “Татарстанда музейлары язы 2014” республикакүләм акциясе кысаларында «Мин - Татарстан баласы!» дип аталган чарада 14 яше  тулганнарга паспорт  тапшыру тантанасы булып узды.

5 март көнне “Шәрип Шәймиев музей – йорты” нда  “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылды.

7 май көнне Пучы мәдәният йортында фронтовик шагыйрь Нур Баян истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган фестиваль булып узды.

        8 сентябрь көнне “Ш.Шәймиев музей-йорты”нда Хантимер Шәриповның тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

                                                                                                                                                        Укырга...

5 ноябрь көнне “Ш.Шәймиев музей-йорты”нда җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, публицист Рахмай Хисмәтуллинның 80 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырылды.

 

 

                                                                                                                                                       Укырга...

20 ноябрь көнне Пучы авыл китапханәсендә язучы публицист, авылдашыбыз Рахмай Хисматуллинның 80 еллык юбилеена багышлап, «Мэңге яшәргә телим» дип аталган түгәрәк өстәл булып узды.

                                                                                                                                                         Укырга...

Краткое наименование учреждения:

ГБУ "АРКМ РТ"

Адрес:

423740 Актанышский район, с. Актаныш, ул. Мира, д.5

 

e-mail:

1. mk.aktanysh.museum.tatar.ru

2. rakh-ajgul@yandex.ru

 

телефоны подразделений:

директор (85552) 3-10-95;

приемная/факс (85552) 3-10-92;

отдел специалистов (85552) 3-10-04;

бухгалтерия (85552) 3-10-92.

филиал: (85552) 5-14-56.

 

Режим работы: 

Ежедневно с 8.00 до 17.30

Перерыв с 11.30 до 13.00

Выходной – суббота, воскресенье.

Вход в музей прекращается за 30 минут до его закрытия.

Последний четверг каждого месяца – санитарный день.

 

 

Оставить комментарий

Комментарии: 16
  • #1

    Мирсаф! (Вторник, 10 Январь 2017 13:03)

    Бик яхшы сайт булган бу!

  • #2

    Алсу (Пятница, 20 Январь 2017 08:42)

    мина да ошый))

  • #3

    Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбе (Понедельник, 30 Январь 2017 08:18)

    Без, Мөслим районы Тат.Бүләр урта һәм Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм җитәкчеләре "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда кунакта булдык. Бик тирән эчтәлекле мәгълүматлар тупладык. Эзлекле итеп аңлатканнары өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар теләп калабыз! Ихтирам белән, тәрбия эшләре буенч адиректор урынбасары Солтанова Т.Г.

  • #4

    Альбина Полищук."Бизнес-онлайн" (Понедельник, 30 Январь 2017 08:22)

    Удивительная атмосфера, теплый, добрый, скромный дом. Хозяев нет, а их тепло и ныне чувствуется!
    Спасибо сотрудникам "Дом-музея Ш.Шаймиева" за тёплый приём и содержательную экскурсию!

  • #5

    Мөслим кунагы (Понедельник, 30 Январь 2017 08:27)

    19.01.2017. Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Шәймиев Миңтимер Шәрип улының 80 яшьлек юбилее алдыннан экскурсиягә килдек. Музей шундый матур, бай эчтәлекле. Без үзебезгә бик күп мәгълүматлар алдык. Укучыларга бик нык ошады. Музей белән таныштырган Гөлназ апага зур рәхмәт! Шундый матур итеп сөйли, аңлата. Без, музейда эшләүчеләргә рәхмәтлебез һәм эшләрендә уңышлар телибез!
    Класс җитәкчесе: Вазетдинова А.А.

  • #6

    Марат (Понедельник, 06 Март 2017 12:12)

    Рабит Батулланың "Илбашы" китабын Актаныш районында тәкъдим итеп йөрү барышында Туган як музеенда булдык. Экспонатларга искиткеч бай, мәгънәле музей. Казан кунаклары.

  • #7

    Лилия Локманова "Intertat.ru" (Суббота, 11 Март 2017 12:21)

    Мин Актаныш районында һәм Миңтимер аганың үскән йортында, хәзерге музейда да беренче булуым. Әлеге музей да Миңтимер Шәймиев кебек ерактан күренеп, балкып тора. Халык кызыксынуы музейның танылган кешегә багышланган булуыннан гына түгел, ә биредә эшләүчеләрнең ачык йөзле булуына да бәйледер. Алга таба да сезгә уңышлар! Кунакларыгыз күп булсын, сезгә эзне суытмасыннар!

  • #8

    Айгөл Әхмәтгалиева, язучы (Суббота, 11 Март 2017 12:29)

    Мөхтәрәм беренче Илбашыбыз Миңтимер Шәрип улының туган төбәгендә булу, аның әтисе, әнкәсе, туганнары, гомумән, нәсел-ыруы рухын, истәлек-ядкарьләрен саклаган әлеге тарих учагы-музейда йөрү бертөркем язучы-әдипләрнең күңелендә фәкать җылы хисләр генә уятты. Горурлык хисләребез чиксез! Тарихыбызны, әдәбият-сәнгатебезне , ана телебезне чын йөрәктән яраткан Миңтимер Шәрип улы-милләтебез, халкыбыз өчен чиксез зур хезмәт куя. Үз халкын сөйгән, хөрмәт иткән шәхесебезне халкы да ярата, аның абруйлы эшләрен мәңге йөрәгендә саклый.
    Музейга мәңгелек гомер телибез!
    Рабит Батулла, Данил Салихов, Мөхәммәт Мирза, Вәсим Вахитов, Камил Кәримов, Артем Пискунов, Фәнил Гыйләҗев.

  • #9

    Зилә Даяновна Сөнгатуллина, РФ һәм ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (Понедельник, 13 Март 2017 06:55)

    Бу музей бик зур мәхәббәт белән ачылган һәм халыкның тирән хөрмәтен чагылдыра. Мин үзем дә бала чагыма кайткан кебек хисләр кичердем. Зур рәхмәт!
    Зур хөрмәт белән Зилә Сөнгатуллина.
    11.03.2017

  • #10

    Резедә Хәсәнова, "Яңа гасыр" каналының алып баручысы (Понедельник, 13 Март 2017 07:01)

    Миңтимер Шәриповичка хөрмәтем вә яратуым чиксез. Аның туган җиренә килү-минем өчен истә калыр кебек. Озакка гына булмаса да бу шәхес белән аралашкан кебек булдым.
    Бик матур, якты урын.
    Йөрәктә җылы булып китте.
    P.S. Миңтимер Шәрипович, Болгарны күтәрүегез өчен Сезгә аерым ЗУР рәхмәт!.. Ул минем газиз туган җирем...

  • #11

    Раилә Гарипова, ТР җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры (Понедельник, 13 Март 2017 07:02)

    Зур рәхмәтле! Уңышлар телибез!

  • #12

    Дмитрий Платонов, заслуженный артист РТ (Понедельник, 13 Март 2017 07:04)

    Счастлив побывать в колыбели мудрости Татарстана. Спасибо этой земле Зур рәхмәт!

  • #13

    Д.А.Туманов, Лауреат премии Правительства России в области Культуры, Заслуженный деятель искусств РТ (Понедельник, 13 Март 2017 07:23)

    Душа поёт! Побывал у Бабая дома! Как-будто Он рядом! Очень светлое чувство! Горжусь! Мы вместе сделали "Йолдызлык"!

  • #14

    Коллектив ЦФО МВД по РТ (Четверг, 11 Май 2017 16:50)

    Спасибо работникам музея за интересный рассказ! Очень приятно, что с любовью и вниманием относятся к истории своего края, что чтут память об исторических личностях.
    Желаем процветания, заинтересованных посетителей и новых экспонатов.
    С ув. коллектив ЦФО МВД по Респ.Татарстан.

  • #15

    ДИН, профессор КФУ Титова Татьяна Алексеевна (Вторник, 04 Июль 2017 13:12)

    Посетили с группой студентов музей. Большое спасибо тем, кто с такой любовью хранит семейное гнездо Шаймиевых, и с такой теплотой рассказывает людям о первом Президенте РТ и о его семье. Желаем музею и сотрудникам процветания, благополучия, уверенности в завтрашнем дне.
    С ув. Татьяна Алексеевна Титова.

  • #16

    А.И.Романов, Председатель Совета ветерановИлишевского района Республики Башкортостан (Вторник, 18 Июль 2017 06:40)

    Ветераны Илишевского района Республики Башкортостан посетили музей-родовое гнездо Первого Президента Республики Татарстан- уважаемого Минтимера Шариповича Шаймиева. Говорим большое спасибо работникам музея за создание такого музея. Нам очень понравилось! Желаем всем успехов в жизни на благо района и Республики и всего татарского народа!