10 ноябрь көнне Туган як музеенда, “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан, район мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Хезмәт һәм сәхнә ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүдә Мирзаян кызы Гыймадиеваның 70 яшенә “Сүрелмәс моң” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

                                                                                                                                                        Укырга...

    25 ноябрь көнне Актаныш Технология техникумының  1 нче курс студентлары Исламова Ләйсән Факис кызы җитәкчелегендә музей залларында мавыктыргыч сәяхәттә булдылар.

 Өлкәннәребез өстәл күрке - самоварның гел кайнап утыруын, шул самовар башында такта чәй бөртекләре салынган кечкенә чәйнек утыруын, зур кәсәләргә куе итеп, кайнар чәй ясап эчүләрен сагынып сөйлиләр. Чәй өстәленең матурлыгы һәм горурлыгы булган ул самовар. 

 "Самоварларда тарих тәме" дип аталган күргәзмәдә музей фондында сакланучы ХIХ - XX гасырга караган төрле самоварлар урын алды.

 

Элекке ачлы-туклы заманнарда сукыр яки 7 ле лампа яктысында күршеләр белән кич утырулар, кулъяулыклар чигү, шәл бәйләүләр, кызыл чөгендердән мичтә перәннек катырып аулак өйләр ясаулар, каз өмәләре өлкәннәр хәтерендә, тарихта гына калып бара...

9 нчы октябрь көнне Туган як музеенда ачылган "Туган нигез яктысы" дип аталган күргәзмә әлеге хәтирәләрне кабаттан яңартты.

 

5 нче октябрь көнне №5 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар һәм кечкенәләр төркеме балалары музейда кызыклы экскурсиядә булдылар.

Башкортостанның Илеш районыннан килгән кунаклар Туган як музеенда булып, Актаныш районы тарихы белән таныштылар.

 Башкортстанның халык рәссамы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Зилфәт Басыйровның тууына 90 ел тулуга багышланган "Сыннарда уйларым" дип аталган күргәзмәдә,  якташыбыз иҗат иткән скульптуралардан тыш, дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләре, фотосүрәтләре дә  урын  алды.

Туган як музеенда өлкәннәр ункөнлеге  Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам якташыбыз Әсгать Сәфәргалинның тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу белән башланып китте.

                                                                                                                                                           Укырга...

15 нче сентябрь көнне Туган як музеенда Актанышның икенче санлы мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны  таныштыруны максат итеп куйган проект буенча “Укучынын мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы булды. Көндәлек укучыларга республиканың тарихи - мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәр.

 

                                                                                                                                             Күбрәк фотолар...

6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төште – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены уздыАктанышта узган шигырь бәйрәме – аксакаллардан калган бу матур традицияне дәвам итү, тугандаш ике халыкның яшь иҗатчыларын берләштерү, дуслаштыру максатында оештырылды.

 

Шагыйрьләр очрашуы Әнәк авылында, Шәрип Шәймиев музеенда башланды. Музейда кадерләп сакланган экспонатлар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның нәсел тамырлары, яшәеше-көнкүреше хакында сөйли.  Актаныш үзәгендә кунаклар өчен бу төбәкнең тарихын саклаган «Туган як» музеена экскурсия  оештырылды.

Экология елы унаеннан, музейның "Табигать залы"нда "Туган як табигате буйлап" исемле яңа күргәзмә эшли башлады.

Актаныш Туган як музеенда Татарстан Республикасының халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Татарстан яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге бүләге, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗатына багышланган "Юлым - Актаныш аша"дип исемләнгән күргәзмә ачылды. 

 «Туган як» музеенда сугыш китергән кайгы-хәсрәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп тылда хезмәт куйган райондашларыбызга багышланган "Газиз җаннар" дип исемләнгән кичә узды.

 

                                                                                                                                            Укырга...

Туган як музеенда Бөек Ватан сугышы еллары һәм аннан соңгы илне аякка бастыру чорында район тормышы Мактау грамоталарында“ дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

                                                                                                                                                       Укырга...

Актаныш музеенда тормышын, хезмәтен халкына багышлаган, язучы, шагыйрь, галим, бакчачы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, республикабызның асыл заты якташыбыз Фарсель Сәхап улы Зыятдиновка багышланган күргәзмә ачылды.

 Актаныш Туган як музеенда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе Индус Сирматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан күргәзмә ачылды.

 

                                                                                                                                                    Укырга...

 Туган як музее үзенчәлекле кыйммәтле экспонатка баеды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев рәссам Рафаэль Сираҗетдиновның “Туган нигез” дип исемләнгән картинасын музей фондына бүләк итеп тапшырды. Картинада Әнәк авылы күренеше, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган йорты сурәтләнә. Рәссам авыл табигатенең гүзәллеген гаҗәеп оста, җылы, җанлы итеп чагылдыра.

 

Актаныш “Туган як” музеенда 17 март көнне үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган районның танылган сәнгать кешесе, биюче, балетмейстер, гармунчы, җырчы, театр артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Мөхәммәтгали улы Закировның тууына 75 ел тулуга багышланган “Агыйделнең асылташы” дип исемләнгән кичә узды.

 

 

 

 

 

                                                                                                                                                      Укырга...

Актаныш Туган як музеенда Татарстан һәм Башкортостаннан Тимер һәм Илдархан, Мөхтәр Мутиннарны искә алу чарасына килгән делегация кунакта булды.

2 нче февраль көнне Туган як музееның "Табигать залы"нда Актаныш районы Балалар иҗат үзәгенең төрле түгәрәкләренә йөрүче балаларга танып белү дәресе үткәрелде. Дәрес зал буенча экскурсия, халык әкиятләре буенча викторина, рәсем конкурсы, табышмаклар әйтү белән үрелеп барды.

 «Туган як» музеенда Актаныш районы шахмат спорты тарихына багышланган “Актаныш йөреше” дип исемләнгән кичә узды.

 

                                                                                                                                                    Укырга...

 Туган як музеенда Актаныш Балалар ижат үзәге укучылары һәм укытучылары катнашында Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышланган чара узды. Кичәдэ укучылар юбилярның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштылар, аның тормыш мизгелләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

 

                                                                                                                                                      Карарга..

Актаныш Туган як музее дәүләт бюджет учреждениесендә Өлкәннәр декадасы кысаларында түбәндәге чаралар үтте:

а) Өлкәннәргә түләүсез экскурсия ;

б) Әдәби кичә “Күренекле якташыбыз Р.Ишморат”                    

в) “Җырлары -  моң дәрьясы” – күренекле якташыбыз, җырчы Хәнәви Шәйдуллинга багышланган кичә.  

г) Агыйдел халык җыр һәм биюансамбленең 70 нче елларда яздырылган уникаль аудио концертын тыңлау. 

б) Россиядә кино елы уңаеннан һәм районда үзешчән кино сәнгатенә нигез салучы Рим Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә белән тирәнтен таныштыру. 

б) Күренекле якташыбыз, музыка эшлеклесе Мансур Солтановка багышланган кичә.   

б) “Сугыш һәм хезмәт ветераны Х.Мәүлитовның яшь буынга әйтер сүзе” видеосюжет карау.

 

                         

23 сентябрь көнне Актаныш Туган як музеенда Россиядә кино елы уңаеннан һәм  район үзешчән кино сәнгатенә нигез салучы Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

 

 

Актаныш Туган як музеенда фронтовик Маликов Миргалим Шәйхрази улының шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды. 

                                                                                                                                                    Укырга...

13 июль көнне  “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Туган як музеенда кунакта булып, Актаныш  халкы тарихына караган экспонатлар, кызыклы мәгълүматлар белән танышып чыктылар.

                                                                                                                                                         Укырга...

24 май көнне Актаныш Туган як музеенда Татарстан Республикасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  генераль директоры урынбасары  - Сөмбел Нурислам кызы Таишева, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире - Вахит Имамов,  «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире - Ләбиб Лерон;  "Ялкын" журналының баш мөхәррире - Йолдыз Миңнуллина; һәм “Сабантуй” журналының баш мөхәррире - Айдар Гыймадиев  кунакта булдылар.

                                                                                                                                                          Укырга...

Халыкара музейлар көне уңаеннан, Туган як музеенда “Актаныш тарихы – риваятьләрдә, түгәрәк уеннарында, җырларда, курай моңнарында”  дип исемләнгән музыкаль лекторий үткәрелде.   Казан шәһәре  “Риваять”  төрки халыклар этникасы төркеме җитәкчесе Руслан Габитов  безнең район өчен махсус әзерләнгән программасын халык игътибарына тәкъдим итте. 

                                                                                                                                                         Укырга...

Актаныш Туган як муззенда мәгариф өлкәсендә 40 ел намуслы хезмәт куеп меңләгән егет-кызларга төпле белем биргән югары категорияле укытучы, бик күпләрнең табигый сәләтләрен ачып, барыр юлларын билгеләнгән күренекле остаз, дистә елдан артык район инвалидлар оешмасын җитәкләп, аны республика күләмендә таныткан фидакарь шәхес – Россия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтовага багышланган кичә узды.

                                                                                                                                                         Укырга...

Актаныш «Туган як» музеенда гомеренең 25 елын Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә багышлаган олпат рәис, беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Ленин орденнары белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1941 нче елның 7 ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан узган тарихи хәрби парадта катнашкан батыр фронтовик, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан 2005 елның 9 маенда  Мәскәүдә үткән хәрби парадта да горур атлаган хөрмәтле зат Миргаяз Заман улы Замановка багышланган кичә узды.

                                                                                                                                                           Укырга...

22 апрель көнне Актаныш музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан колхозчыларның тормышын яхшырткан, район авыл хуҗалагын яңа этапка чыгаруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхес, Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, район хуҗалык рәисләре корпусының Мактаулы Президенты, Татарстанның атказанган агрономы, районның Мактаулы гражданы  - Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновның тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан чара булып узды.

                                                                                                                                                        Укырга...

 Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 26 апрель көнне Туган як музеенда “Риваять” төрки халыклар этникасы һәм һөнәрчелек ансамбле җитәкчесе якташыбыз Руслан Габитов белән очрашу узды. Татар милләтенең борынгы уен коралларын пропагандалау, аларны җыю, ясау, тарихларын өйрәнү белән тирәнтен шөгыльләнүче җырчы – музыкант ногай курае, көпшә курай, тел курае, сыбызгы курайларда уйнап кына калмады, аларның ясалу үзенчәлекләрен дә тәфсилләп аңлатты, Актаныш районы авылларына багышлап язылган җырлар башкарды.

24 март көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвис Биктимер улы Мосабировның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган кичә узды.

                                                                                                                                                         Укырга...

Районның югалган авылларын барлау, үзебез яшәгән төбәкнең тарихын, халыкның мәдәниятен, яшәешен өйрәнеп халыкка җиткерү һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыру максатыннан Туган як музеенда "Югалган авыллар" циклы башланып китте. 26 февраль көнне биредә Тат.Әҗби авылына багышланган кичә үткәрелде.

                                                                                                                                                         Укырга...

2015 ел

Район авыл хуҗалыгы тармагында җуелмас эз калдырган, чирек гасыр “Радио” һәм “Коммунизмга” колхозларында җитәкчелек иткән, Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры Кәрам Гариф улы Гариповка быел 90 яшь тулган булыр иде... Шул уңайдан, 26 ноябрь көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан үткәрелгән хәтер киче язмышы туган төбәгеннән аерылгысыз булган, биредә үзенең олы бәхетен тапкан күренекле шәхес - Кәрам Гарипов  хакындагы җылы истәлекләргә үрелеп барды.  

                                                                                                                                                           Укырга...                                  

23 октябрдән Актаныш Туган як музеенда профессиональ рәссам, Аеш авылы егете – Илгиз Фатхуллиннын «Туган җирдэн илһам алып» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе эшли башлады. 

                                                                                                                                                        Укырга...

9 октябрь конне Уразай авылы мәдәният йортында Актаныш музее хезмэткәрләре тарафыннан ТРның атказанган агрономы, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Инсаф Камалетдиновка багышланган "Хезмэте барның - хөрмәте бар" исеме астында күчмә күргәзмә һәм искә алу кичәсе оештырылды.

                                                                                                                                                          Укырга...

2 октябрь көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан, районда авыл хуҗалыгын ныгытуга зур өлешен керткән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дэрэҗэ Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһретдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узды.

                                                                                                                                                        Укырга...

16 сентябрь конне Туган як музеенда  Актаныш районы сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изил улы Сәрвәров укучыларынын ижат эшлэреннэн торган "Эбилэр чуагы" кургэзмэсе ачылды.

                                                                                                                                                         Укырга...

Шушы көннәрдә халыкара класслы спорт остасы, ветераннарның Бөтендөнья Олимпия уеннарында 1 алтын, 2 көмеш медаль иясе, 30 км тиз йорүдә бөтендөнья, 19 мәртәбә Россия һәм күп тапкырлар Татарстан чемпионы, йөгерү һәм тиз йөрү ярышларында җиңүче Лерон Әхмәдулла улы Сибгатуллин Туган як музеенда кунакта булып, жир шарының төрле почмакларында узган ярышларда катнашып яулаган тарихи кубок-медальләрен, спорт киемнәрен    һәм үзенең китапларын музей фондына тапшырып китте.

                                                                                                                                                          Укырга...

7 май көнне Туган як музеенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тулу уңаеннан, Тыңламас авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны - Хәсән Талиповка багышланган "Алар Ватан өчен көрәштеләр" исемле видеофильм күрсәтелде.

22 май көнне Актаныш Туган як музеенда сәнгать мәктәбенең рәсем түгәрәге укытучысы Айрат Сәрваровның шәкерте, җирлегебезнең талантлы егете Руслан Зариповның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

                                                                                                                                                       Укырга...

4 май көнне Актаныш Туган як музее лектор-экскурсоводы тарафыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп балалары өчен  "Советлар Союзы Герое - Хәсән Заманов эзләре буйлап..." дигән тематик лекция укылды.

30 апрель көнне Актаныш Туган як музеенда, Россиядә әдәбият елы уңаеннан, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевның “Яратырга килдем” һәм “Әйтер сүзем бар” китапларын тәкъдир итү тантанасы булды.

                                                                                                                                                        Укырга...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан


         23 апрель көнне Актаныш Туган як музеенда сугыш һәм хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раянов Хәмит Раян улына багышланган кичә оештырылды.

                                                                                                                                                          Укырга...                                                                                                                                                       .

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан

11 март көнне Актаныш Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан курку белмәс разведчик, 4 сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән батыр фронтовик -  Хәмит Сәлахетдин улы Мәүлитовның сугышчан батырлыгына багышланган “Авыр көрәш, бөек еллар өчен кирәк булган минем тууым” дип исемләнгән кичә узды.

                                                                                                                                                           Укырга...

11 февраль көнне Актаныш Туган як музеенда районыбызның яшь һәм талантлы рәссамы Ләйсән Рөстәм кызы Әхмәтҗанованың шәхси күргәзмәсе ачылды.

                                                                                                                                                        Укырга...

                                                                                                                                                          Укырга...

Актаныш Туган як музее һәр ел саен җирлегебез рәссамы Айдар Хәбибуллин исемендәге рәсем бәйгесе оештырып килә. Быелгысы катлаулы “Архитектура” темасына багышланган булса да, аеруча сәләтле һәм максатларына омтылучан яшь талантларыбыз конкурска үз эшләрен тәкъдим иттеләр. 18 март көнне бәйгегә йомгак ясалды.

                                                                                                                                                 Укырга...

Туган якны өйрәнү музеенда 15 апрель көнне Актаныш төбәге хатын-кызларының чиккән кул эшләреннән оештырылган “Асыл татар сөлгесе – керсез җанның билгесе” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

                                                                                                                                                Укырга...

Актаныш №1 мәктәбенә – 100 яшь!

Юбилей уңаеннан мәктәп үзенең “Саумы, белем иле! Чал тарихлы Актаныш мәктәбенә 100 яшь” (редакторы Ә.Самат, төзүче-авторлар  В.Чинаева, Л.Әһлетдинова, И.Фәтхелова) китабын бастырып чыгарды.

                                                                                                                                                  Укырга...

26 июль көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан күп еллар районның төрле хуҗалыклары белән җитәкчелек иткән, авыл хуҗалыгын ныгытуга, үстерүгә, җирлекнең социаль йөзен яңартуга саллы өлешен керткән Нугаев Әүхәди Муллагали улына багышланган кичә булып узды.

                                                                                                                                                 Укырга...

Актаныш туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан Шәйхразиев Мирзариф Заман улына багышланган кичә.

                                                                                                                                                Укырга...

7 ноябрь көнне Туган як музеенда яңа тарихи ядкарьләр белән баетылган экспозиция ачылды. Америкада яшәүче якташыбыз, марафонга йөгерү буенча атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова – Жданованың үзенең ядкарьләрен музейга тапшыруы турында без хәбәр иткән идек. Яңа экспозициядә танылган спортчының 40 кубогы, 61 медале, 86 билгесе, шул исәптән 20 истәлекле билгесе, 50 вымпелы, төрле еллардагы фотолары, спорт киемнәре урын алган.

                                                                                                                                                   Укырга...

Актаныш Туган як музеенда “Җырлы гомер юлы” дип исемләнгән Әлфия Авзалованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби–музыкаль кичә һәм җырчының шәхси әйберләреннән күргәзмә ачылу тантанасы булды.

 

 

                                                                                                                                                   Укырга...

27 декабрь көнне Актаныш Туган як музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-хаттап Нәҗип Нәккашның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды. 

                                                                                                                                                   Укырга...

Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгара башлауның 25 еллыгына Актаныш Туган як музее бинасында 13 февраль көнне ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар истәлегенә багышланган һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр белән очрашу кичәсе булды.

                                                                                                                                                   Укырга...

20 март көнне Актаныш Туган як музее “Туган якның данлы кешеләре” циклыннан күренекле педагог Нәҗип Газиз улы Газизовны искә алу кичәсе уздырды.

                                                                                                                                                  Укырга...

11 апрель көнне Актаныш Туган як музеенда рәссам Илгиз Зәниф улы Шәйгардановның шәхси күргәзмәсе ачылды.

                                                                                                                                                  Укырга...

4 июнь көнне Туган як музеенда Актаныш районының мәдәниятенә багышланган экспозицияне ачу тантанасы булды.

                                                                                                                                              Укырга...

 

20 июнь көнне Актаныш Туган як музее хезмәткәрләре Болгар Дәүләт тарих – архитектура музей-тыюлыгына сәяхәт кылдылар.

                                                                                                                                             Укырга...

                                                                                                                                             Укырга...

27 июнь көнне Туган як музеенда Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаев үзе туганнарына биреп калдырган фотоальбомны музейга тапшыру тантанасы булды.

                                                                                                                                                Укырга...

 Туган як музее озак еллар “Чишмә” хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлешен керткән районыбызның күренекле улы Хөсәенов Әхмәтясәви Хөсәен улының тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе уздырды.

                                                                                                                                            Укырга...

20 сентябрь көнне Туган як музее Актанышның үзәк Сабантуй мәйданында узган Әлфия Авзалова исемендәге Х төбәкара фестиваль-конкурсында мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың музей фондына үзе истәлек итеп тапшырган шәхси әйберләреннән күчмә музей оештырды.

                                                                                                                                       Укырга...

25 сентябрь көнне Туган як музее, Аккүз мәктәбе белән берлектә, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында Хөсәенов Әхмәтясәви Хөсәен улының тууына 90 ел тулуга багышланган, районыбызның күренекле улын сагыну хисләре белән сугарылган кичә үткәрде.



                                                                                                                                    Укырга...

20 октябрь көнне Туган як музеенда зур тантана  - районыбызның талантлы кызы, рәссам Ландыш Камил кызы Мәгданурованың шәхси күргәзмәсе ачылды.

                                                                                                                                      Укырга...

Туган як музее хезмәткәрләре “Мизгел” кафе - кибетләр   челтәре  директоры,   һөнәре  буенча  рәссам   Илгиз  Шәйгарданов белән очрашуда булып,  түгәрәк өстәл артында рәсем сәнгате турында фикер алышып кайттылар.

Беренче сыйныф укучылары – Актаныш Туган як музееның даими кунаклары. “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты нигезендә, балалар актив рәвештә район тарихы белән кызыксыналар һәм музейдагы тарихи экспонатларны өйрәнәләр.

 

Краткое наименование учреждения:

ГБУ "АРКМ РТ"

Адрес:

423740 Актанышский район, с. Актаныш, ул. Мира, д.5

 

e-mail:

1. mk.aktanysh.museum.tatar.ru

2. rakh-ajgul@yandex.ru

 

телефоны подразделений:

директор (85552) 3-10-95;

приемная/факс (85552) 3-10-92;

отдел специалистов (85552) 3-10-04;

бухгалтерия (85552) 3-10-92.

филиал: (85552) 5-14-56.

 

Режим работы: 

Ежедневно с 8.00 до 16.30

Перерыв с 11.30 до 13.00

Выходной – суббота, воскресенье.

Вход в музей прекращается за 30 минут до его закрытия.

Последний четверг каждого месяца – санитарный день.

 

 

Оставить комментарий

Комментарии: 28
  • #1

    Мирсаф! (Вторник, 10 Январь 2017 13:03)

    Бик яхшы сайт булган бу!

  • #2

    Алсу (Пятница, 20 Январь 2017 08:42)

    мина да ошый))

  • #3

    Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбе (Понедельник, 30 Январь 2017 08:18)

    Без, Мөслим районы Тат.Бүләр урта һәм Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм җитәкчеләре "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда кунакта булдык. Бик тирән эчтәлекле мәгълүматлар тупладык. Эзлекле итеп аңлатканнары өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар теләп калабыз! Ихтирам белән, тәрбия эшләре буенч адиректор урынбасары Солтанова Т.Г.

  • #4

    Альбина Полищук."Бизнес-онлайн" (Понедельник, 30 Январь 2017 08:22)

    Удивительная атмосфера, теплый, добрый, скромный дом. Хозяев нет, а их тепло и ныне чувствуется!
    Спасибо сотрудникам "Дом-музея Ш.Шаймиева" за тёплый приём и содержательную экскурсию!

  • #5

    Мөслим кунагы (Понедельник, 30 Январь 2017 08:27)

    19.01.2017. Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Шәймиев Миңтимер Шәрип улының 80 яшьлек юбилее алдыннан экскурсиягә килдек. Музей шундый матур, бай эчтәлекле. Без үзебезгә бик күп мәгълүматлар алдык. Укучыларга бик нык ошады. Музей белән таныштырган Гөлназ апага зур рәхмәт! Шундый матур итеп сөйли, аңлата. Без, музейда эшләүчеләргә рәхмәтлебез һәм эшләрендә уңышлар телибез!
    Класс җитәкчесе: Вазетдинова А.А.

  • #6

    Марат (Понедельник, 06 Март 2017 12:12)

    Рабит Батулланың "Илбашы" китабын Актаныш районында тәкъдим итеп йөрү барышында Туган як музеенда булдык. Экспонатларга искиткеч бай, мәгънәле музей. Казан кунаклары.

  • #7

    Лилия Локманова "Intertat.ru" (Суббота, 11 Март 2017 12:21)

    Мин Актаныш районында һәм Миңтимер аганың үскән йортында, хәзерге музейда да беренче булуым. Әлеге музей да Миңтимер Шәймиев кебек ерактан күренеп, балкып тора. Халык кызыксынуы музейның танылган кешегә багышланган булуыннан гына түгел, ә биредә эшләүчеләрнең ачык йөзле булуына да бәйледер. Алга таба да сезгә уңышлар! Кунакларыгыз күп булсын, сезгә эзне суытмасыннар!

  • #8

    Айгөл Әхмәтгалиева, язучы (Суббота, 11 Март 2017 12:29)

    Мөхтәрәм беренче Илбашыбыз Миңтимер Шәрип улының туган төбәгендә булу, аның әтисе, әнкәсе, туганнары, гомумән, нәсел-ыруы рухын, истәлек-ядкарьләрен саклаган әлеге тарих учагы-музейда йөрү бертөркем язучы-әдипләрнең күңелендә фәкать җылы хисләр генә уятты. Горурлык хисләребез чиксез! Тарихыбызны, әдәбият-сәнгатебезне , ана телебезне чын йөрәктән яраткан Миңтимер Шәрип улы-милләтебез, халкыбыз өчен чиксез зур хезмәт куя. Үз халкын сөйгән, хөрмәт иткән шәхесебезне халкы да ярата, аның абруйлы эшләрен мәңге йөрәгендә саклый.
    Музейга мәңгелек гомер телибез!
    Рабит Батулла, Данил Салихов, Мөхәммәт Мирза, Вәсим Вахитов, Камил Кәримов, Артем Пискунов, Фәнил Гыйләҗев.

  • #9

    Зилә Даяновна Сөнгатуллина, РФ һәм ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (Понедельник, 13 Март 2017 06:55)

    Бу музей бик зур мәхәббәт белән ачылган һәм халыкның тирән хөрмәтен чагылдыра. Мин үзем дә бала чагыма кайткан кебек хисләр кичердем. Зур рәхмәт!
    Зур хөрмәт белән Зилә Сөнгатуллина.
    11.03.2017

  • #10

    Резедә Хәсәнова, "Яңа гасыр" каналының алып баручысы (Понедельник, 13 Март 2017 07:01)

    Миңтимер Шәриповичка хөрмәтем вә яратуым чиксез. Аның туган җиренә килү-минем өчен истә калыр кебек. Озакка гына булмаса да бу шәхес белән аралашкан кебек булдым.
    Бик матур, якты урын.
    Йөрәктә җылы булып китте.
    P.S. Миңтимер Шәрипович, Болгарны күтәрүегез өчен Сезгә аерым ЗУР рәхмәт!.. Ул минем газиз туган җирем...

  • #11

    Раилә Гарипова, ТР җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры (Понедельник, 13 Март 2017 07:02)

    Зур рәхмәтле! Уңышлар телибез!

  • #12

    Дмитрий Платонов, заслуженный артист РТ (Понедельник, 13 Март 2017 07:04)

    Счастлив побывать в колыбели мудрости Татарстана. Спасибо этой земле Зур рәхмәт!

  • #13

    Д.А.Туманов, Лауреат премии Правительства России в области Культуры, Заслуженный деятель искусств РТ (Понедельник, 13 Март 2017 07:23)

    Душа поёт! Побывал у Бабая дома! Как-будто Он рядом! Очень светлое чувство! Горжусь! Мы вместе сделали "Йолдызлык"!

  • #14

    Коллектив ЦФО МВД по РТ (Четверг, 11 Май 2017 16:50)

    Спасибо работникам музея за интересный рассказ! Очень приятно, что с любовью и вниманием относятся к истории своего края, что чтут память об исторических личностях.
    Желаем процветания, заинтересованных посетителей и новых экспонатов.
    С ув. коллектив ЦФО МВД по Респ.Татарстан.

  • #15

    ДИН, профессор КФУ Титова Татьяна Алексеевна (Вторник, 04 Июль 2017 13:12)

    Посетили с группой студентов музей. Большое спасибо тем, кто с такой любовью хранит семейное гнездо Шаймиевых, и с такой теплотой рассказывает людям о первом Президенте РТ и о его семье. Желаем музею и сотрудникам процветания, благополучия, уверенности в завтрашнем дне.
    С ув. Татьяна Алексеевна Титова.

  • #16

    А.И.Романов, Председатель Совета ветерановИлишевского района Республики Башкортостан (Вторник, 18 Июль 2017 06:40)

    Ветераны Илишевского района Республики Башкортостан посетили музей-родовое гнездо Первого Президента Республики Татарстан- уважаемого Минтимера Шариповича Шаймиева. Говорим большое спасибо работникам музея за создание такого музея. Нам очень понравилось! Желаем всем успехов в жизни на благо района и Республики и всего татарского народа!

  • #17

    Тухватуллин Ислам (Среда, 06 Сентябрь 2017 09:54)

    Бик ошаны, рәхмәт!
    Башкортстаннан сәләм!

  • #18

    Олеся Әхмәтрәгимова (Среда, 06 Сентябрь 2017 10:05)

    Экспозиция бик бай һәм кызыклы. Мауыктыргыс экскурсия өсөн зур рәхмәт! Уңыштар юлдаш булһын!
    6.09.17

  • #19

    Рәшит Зәйнуллин (Среда, 06 Сентябрь 2017 10:15)

    Беренче Президенттың бала сагына кайтып киткәндәй булдык. Рәхмәт!
    Башкортостан Языусылар союзы рәйесе урынбасары Рәшит Зәйнуллин.

  • #20

    Гөлнара Хәлфетдинова (Среда, 06 Сентябрь 2017 10:24)

    Татарстандың беренсе Президенты, хөрмәтле Минтимер Шәймиевнең- тугандаш башкорт һәм татар халыктарының бөйек шәхесенең тыуган нигезендә булып, ул һулап үскән һауаны һулап бик бәхетле булдык. Музей озон-озак йылдар эшләп, президент етәкселек иткән шанлы елдар тураһында халык эшмәкәрлеген җитәкләп торһон.
    Хөрмәт менән: "Башкортостан кызы" журналы хезмәткәре, шагыйрә Гөлнара Хәлфетдинова. 06.09.17 йыл.

  • #21

    Р.Әхмәдиев (Среда, 06 Сентябрь 2017 10:25)

    Музейга озын гомер телибез!

  • #22

    Инна (Понедельник, 18 Сентябрь 2017 08:57)

    Уважаемые сотрудники музея!
    Спасибо вам за бережное и трепетное отношение к истории! Через призму жизни М.Ш.Шаймиева мы взрослели и мудрели.
    Надо знать и гордиться своей историей, учиться выстраивать отношения и дипломатии.
    Успехов!
    Группа аудита поставщиков блока закупок ПАО КАМАЗ Корякин А.А., Гайнуллин Р.Р., Гарифуллин А.М.
    С ув. руководитель, Нерсесьян Инна.

  • #23

    Шайхутдинов Нурислам (Вторник, 10 Октябрь 2017 14:52)

    С огромным интересом осмотрели экпозиции музея. Огромное спасибо за интересный рассказ о нашем Президенте.
    Привезем сюда своих детей и внуков!
    С уважением Шайхутдинов Нурислам.

  • #24

    Валерий Моргачев (Вторник, 10 Октябрь 2017 14:54)

    Уважаемые сотрудники музея!
    Спасибо за интересный рассказ о родителях и родственниках Шаймиева М.Ш. Было очень познавательно. Всего вам наилучшего!
    С ув.Моргачев Валерий.

  • #25

    Ильфар (Вторник, 10 Октябрь 2017 14:57)

    Уважаемые сотрудники музея!
    Очень приятно было посетить музей и услышать рассказ о жизни и быте семьи Шаймиевых. Спасибо вам за познавательный рассказ и Ваше отношение к истории. Всего самого наилучшего!
    С ув. Габайдуллин Ильфар.

  • #26

    Нафис Ахметшин (Вторник, 10 Октябрь 2017 14:59)

    Побывал в музее не первый раз. Очень интересно окунуться в историю. Радует, что экспозиции музея постоянно обновляются.
    Спасибо огромное сотрудникам музея!
    С уважением, Ахметшин Нафис.

  • #27

    Кириллова Альбина (Вторник, 07 Ноябрь 2017 11:58)

    Побывали в музее в первый раз. Очень понравилось! Прекрасно рассказали историю Первого Президента РТ, познавательно, интересно! Впечатляет!!!
    Огромное спасибо за поддержание музея в хорошем состоянии, сохранение традиций татарского народа, исторической ценности. Персонал очень приветливый. Рассказ о жизни и истории такого человека и его корней произвели незабываемое впечатление. Успехов, Развития. Спасибо большое!!!
    Сотрудникам музея огромное отдельное спасибо!!!
    г.Нижнекамск. Кириллова А.А.

  • #28

    Хәбир Иштирәков (Понедельник, 04 Декабрь 2017 07:12)

    Зур дулкынлану кичердем бу нигездә, хәзерге көндә бөек шәхес-Минтимер Шәрип улы туган һәм яшәгән нигездә.
    Президентыбыз белән эшләү чорларымны мин иң бәхетле еллар дип исәплим, ул чынлап та шулай.
    Дәүләтебезне күтәргән, таныткан, милләтебез өчен җанын-тәнен биргән кеше алдында, аны дөньяга китергән, кеше иткән әти-әни, әбиләре-бабалары алдында баш иямен!
    Ихтирам белән Татарстан ветераннар оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков.
    01.12.2017