18 май – Халыкара музейлар көне уңаеннан, Туган як музеенда XIX – XX гасырларга туры килгән тарихи уникаль сәгатьләрне үзенә туплаган “Туктап калган вакыт” исемле күргәзмә ачыла. 14 сәгатьтә музейга рәхим итегез.

План мероприятий, посвященных празднованию

72-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне

1941 – 1945 годов

 

№ п/п

Сроки проведения

Наименование мероприятия

Ответственные исполнители

Место проведения

1.

02.05.2017

10:00

Выставка  «Садри абый эзләре буйлап…», посвященная ветерану Великой Отечественной войны, фронтовику Садри Сахбиеву

А.М.Салимова

И.Р.Мирзашарипова

Ф.Ф.Губайдуллина

Актанышский районный краеведческий музей

2.

05.05.2017

10:00

Фестиваль детского творчества им.поэта-фронтовика Нур Баяна, посвященный 72-летней годовщине Победы

А.В.Салихова

В.В.Марданова

Г.Ф.Гибадуллина

Дом-музей Ш.Шаймиева

3.

04.05.2017

10:00

Открытие выставки «Наш земляк – наша гордость», посвященной  поэту-фронтовику Нур Баяну

А.В.Салихова

В.В.Марданова

Г.Ф.Гибадуллина

Дом-музей Ш.Шаймиева

4.

04.05.2017

14:00

 

Показ видеофильма «Родные лица Победы», посвященного нашему земляку, (уроженцу д.Куяново Актанышского района), кавалеру ордена Великой Отечественной войны, последнему из живых участников сражения под Тиренбергом, воину-мотоциклисту Р.Х.Ахтямову

А.М.Салимова

И.Р.Мирзашарипова

Ф.Ф.Губайдуллина

Актанышский районный краеведческий музей

5.

05.05.2017

14:00

«Служу России» кинолекторий к 72-ой годовщине Победы в ВОВ для детей Дома детского творчества с демонстрацией фильма «Буду помнить»

А.М.Салимова

И.Р.Мирзашарипова

Ф.Ф.Губайдуллина

Актанышский районный краеведческий музей

6.

09.05.2017

08:00

Открытие обновленных экспозиции в зале Воинской славы

А.М.Салимова

И.Р.Мирзашарипова

Ф.Ф.Губайдуллина

Актанышский районный краеведческий музей

 

9 март көнне, “Шәрип Шәймиев музей –йорты”нда Миңтимер Шәймиевның 80 еллык юбилее уңаеннан, “Шахмат-зирәкләр уены” дип аталган яңа күргәзмә ачыла.

 Актаныш “Туган як” музеенда 17 март көнне үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган районның танылган сәнгать кешесе, биюче, балетмейстер, гармунчы, җырчы, театр артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Мөхәммәтгали улы Закировның тууына 75 ел тулуга багышланган “Агыйделнең асылташы” дип исемләнгән кичә уздырыла. Башлана 14 сәгатьтә.

 

  «Туган як» музеенда 26 гыйнвар көнне Актаныш районы шахмат спорты тарихына багышланган кичә уза. Шушы ук көнне Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов музейга бүләк иткән тарихи кыйммәтле экспонатлардан күргәзмә ачыла. “Актаныш йөреше” дип исемләнгән чара 14 сәгатьтә башлана.

 

27 октябрь көнне Актаныш районы “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, тынгы белмәс оештыручы, Актаныш сәхнәсендә тәүге вокаль инструменталь ансамбль туплаган оста музыкант, район үзешчән кино сәнгатенә нигез салып, тарих өчен гаять әһәмиятле кыска метражлы фильмнар төшереп, килер буыннарга калдырган талантлы оператор, район телевидениесен оештыручыларның берсе - Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә уза. Башлана 14:00 сәгатьтә.

 

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында һәм Укытучылар көне уңаеннан  “Шәрип Шәймиев музей-йорты” Сезне “Беренче укытучы” дип исемләнгән күргәзмәгә чакыра. Күргәзмә, 18 яшеннән балаларга хәреф таныта башлап, 43 ел Әнәк һәм Пучы авылларында мөгаллимлек итү дәверендә илебезгә бик күп танылган шәхесләр, хезмәт алдынгылары тәрбияләгән күренекле остаз, мәгариф отличнигы,җәмәгать эшлеклесе, чирек гасыр дәвамында авыл Советы депутаты, халык контроле төркеме җитәкчесе, партком әгъзасы, агитатор, җирле радиотапшыруларны алып баручы, район басмасының актив хәбәрчесе, күпсанлы медальләр, Мактаулы исемнәргә лаек булган ак яулыклы остабикә Хәдичә Әхмәдулла кызының якты рухына багышлана.

3 октябрьдә 14 сәгатьтә музейга рэхим итегез!

“Шәрип Шәймиев музей - йорты”нда  27 августта Шәрип Шәймиевнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Халык күңелендә тере һәйкәл” дип исемләнгән кичә уздырылачак.

 

 

Халыкара музейлар көне уңаеннан, Туган як музеенда “Актаныш тарихы – риваятьләрдә, түгәрәк уеннарында, җырларда, курай моңнарында”  дип исемләнгән музыкаль лекторий үткәрелә.   Казан шәһәре  “Риваять”  төрки халыклар этникасы төркеме җитәкчесе Руслан Габитовның  безнең район өчен махсус әзерләнгән программасын карарга 17 май көнне 13:00 сәгатьтә рәхим итегез.

Туган як музеенда мәгариф өлкәсендә 40 ел намуслы хезмәт куеп меңләгән егет-кызларга төпле белем биргән югары категорияле укытучы, бик күпләрнең табигый сәләтләрен ачып, барыр юлларын билгеләгән күренекле остаз, мәгариф отличнигы, дистә елдан артык район инвалидлар оешмасын җитәкләп, аны республика күләмендә таныткан фидакарь шәхес – Россия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтовага багышланган кичә уза. 13 май көнне 14:00 сәгатьтә музейга рәхим итегез.

Актаныш «Туган як» музеенда гомеренең 25 елын Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә багышлаган олпат рәис, беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Ленин орденнары белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1941 нче елның 7 ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан узган тарихи хәрби парадта катнашкан батыр фронтовик, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан 2005 елның 9 маенда  Мәскәүдә үткән хәрби парадта да горур атлаган хөрмәтле зат - Миргаяз Заман улы Замановка багышланган кичә уза.

Чара барышында легендар шәхеснең 66 ел бергә гомер иткән җәмәгате Әсмабикә ханым Миргаяз Замановның барлык хөкүмәт бүләкләрен, орден-медьләрен, архивын, шәхси әйберләрен музейга тапшыра. 5 май көнне, сәгать икедә музейга рәхим итегез.

Туган як музеенда -  28 ел дәвамында бер хуҗалык белән җитәкчелек итеп, аны миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәргән олпат председатель, Яңа Әлем авыл җирлегенең бүгенге көндә дә социаль йөзен билгеләүче объектлар төзегән фидакарь зат –гадел җитәкче;  Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, район хуҗалык рәисләре корпусының Мактаулы Президенты, Татарстанның атказанган агрономы, районның Мактаулы гражданы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка багышланган кичә үткәрелә.

“Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан колхозчыларның тормышын яхшыртучы, район авыл хуҗалагын яңа этапка чыгаруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан чара 22 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана.

Утверждаю:

Директор ГБУ «АРКМ РТ»

_________ М.М.Аглетдинов

07.04.2016г.

 

План мероприятий к 71-й годовщине Победы

 

План мероприятий Актанышского районного краеведческого музея Республики Татарстан по подготовке и празднованию 71-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.

№ п/п

Сроки проведения

Наименование мероприятия

Ответственные исполнители

1.

5 мая

14:00

Вечер, посвященный фронтовику, дважды участнику Парада Победы в Москве (1945,1995 г.г.), кавалеру орденов Ленина и Знак Почета Миргаязу Замановичу Заманову.

Открытие выставки.

Передача в фонд музея Правительственных наград, орденов и медалей М.З.Заманова.

А.М.Салимова

И.Р.Мирзашарипова

Л.А.Хафизова

2.

5 мая

10.00

Открытие выставки, посвященной 71 годовщине Великой Победы- “Көрәшче.Солдат.Шагыйрь” о поэте-фронтовике Нур Баяне.

А.В.Салихова

В.В.Марданова

3.

9 мая

08:00

Открытие выставки "Өчпочмаклы солдат хатлары". Экскурсия по залам музея для ветеранов.

А.М.Салимова

И.Р.Мирзашарипова

Л.А.Хафизова

4.

12 мая

13.00

К 71-й годовщине Победы. Фестиваль имени поэта-фронтовика Нур Баяна. Конкурс рисунков на стихи Нур Баяна среди школьников.

Г.Ф.Гибадуллина

А.В.Салихова

В.В.Марданова

 

 

24 март  көнне Туган як музеенда район мәдәниятен, авыл хуҗалыгын, мәгарифен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес, “Почет Билгесе” ордены кавалеры,  50 яшьлек юбилеен каршылаучы “Агыйдел” җыр һәм бию ансамблен оештыручыларның берсе һәм аның беренче биюче-солисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвис Биктимер улы Мосабировка багышланган кичә була. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылучы әлеге чара 14 сәгатьтә башлана.

4 март көнне, “Шәрип Шәймиев музей-йорты”, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Оекбаш” дип исемләнгән бәйге оештыра. Башлана 13:00 сәгатьтә.

 

Бәйгегә рәхим итегез!

Ватанны саклау - һәркемнең изге бурычы. 

Бу көн-батырлар һәм кыюлар көне. Бу бәйрәм һәркайсыбыз  өчен  изге  төшенчәләрне — Туган  илгә  мәхәббәт,  намус,  хәрби  антка  тугрылык,  армия  белән  халыкның  бердәмлеге, күп  буын  солдатларының  батырлыгы  турында  сөйли.  Һәр  заманда  хәрби  хезмәт,  Туган  илне  дошманнардан  саклауга  әзерлек  халкыбызда  изге  бурыч  кына  түгел,  иң мөһим  игелекле  эш  булып  та  саналды,  аеруча  мактаулы  һәм  хөрмәтле  булды.
       Бәйрәм көнне Туган  илебезнең азатлыгын һәм  бәйсезлеген  яклаган,  батырлык  һәм  Ватанга  тугры  хезмәт  итү  үрнәге  булган  Бөек  Ватан  сугышы  яугирләренең   хәрби  батырлыгы  алдында  баш  иябез.
Туган илгә, Ватанга мәхәббәт иң элек кече Ватаныңны яратудан башлана бит.

“Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 20 февральдә “Ватанны саклау – изге бурыч” дип исемләнгән чара оештырыла.

Чараның башлану вакыты:  10.00 сәг.

 

Музейга рәхим итегез!

26 ноябрь көнне “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда Әниләр көне уңаеннан “Әниемнең күңелендә бөтен дөньяның яме” дип аталган балалар рәсеме күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә рәхим итегез!

30 апрель көнне Актаныш Туган як музеенда, Россиядә әдәбият елы уңаеннан, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевның “Яратырга килдем” һәм “Әйтер сүзем бар” китапларын тәкъдир итү тантанасы була. Башлана 11:00 сәгатьтә.

5 май көнне Актаныш районы Пучы авылы мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Россиядә әдәбият елы уңаеннан, патриот-шагыйрь Нур Баянның тууына 110ел тулуга багышланган “Җиңү килде җиргә яз булып” дип исемләнгән район күләмендәге иҗат фестивале уздырыла. “Шәрип Шәймиев музей-йорты” хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге чараның башлану вакыты – 10:00  сәгатьтә. Рәхим итегез!

 

Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан.

11 март көнне Актаныш Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан курку белмәс разведчик, 4 сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән батыр фронтовик, тыныч тормышта 3 дистә ел гомерен районда партия эшен оештыруга багышлаган фидакарь зат -  Хәмит Сәлахетдин улы Мәүлитовның сугышчан батырлыгына багышланган кичә уздырыла. “Авыр көрәш, бөек еллар өчен кирәк булган минем тууым” дип исемләнгән әлеге чараның башлану вакыты – 14:00 сәгатьтә.

27 нче февральдән Актаныш Туган як музееның Бөек Ватан сугышы залы, Табигать залы һәм Хезмәт даны залларына урнаштырылган күләмле яңгырашлы аудиосистемалар эшли башлый. Ачылу тантанасы 14 сәгатьтә.

11 февраль көнне 15 сәгатьтә Актаныш Туган як музеенда җирлегебездә яшәп иҗат итүче рәссам Ләйсән Рөстәм кызы Әхмәтҗанованың шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы була. Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

«Культурный дневник первоклассника»

 

В Год культуры Российской Федерации  в Республике Татарстан стартовал специальный образовательный  проект «Культурный дневник первоклассника».

В сентябре-октябре 2014г. каждый первоклассник Татарстана бесплатно получил через библиотечную сеть красочный «Культурный дневник», разработанный объединением «Татармультфильм» и напечатанный тиражом 43 тысячи экземпляров. «Проводником» по страницам «Культурного дневника» стал сказочный герой Зилантик, который «рассказывает» о театрах, музеях, фестивалях, интересных местах Татарстана. 

В течение учебного года первоклассники и их родители, приобщаясь к культуре, добровольно посещают музеи, исторические места как в своем городе/населенном пункте, так и в других регионах Татарстана. Посещенные объекты отмечаются в Дневнике стикером, наклейкой или печатью. У детей будет возможность проявить себя - чтобы украсить дневник, они будут готовить фотографии, делать записи о прочитанных книгах, о посещениях концертов и спектаклей, оформлять страницы Дневника, выполняя предложенные задания, рисуя и раскрашивая.

В конце учебного года заполненные дневники будут отправлены на конкурс. По его итогам победители получат подарки, а также будут приглашены в Казань на торжественное мероприятие.

Цель проекта «Культурный дневник первоклассника» – содействовать формированию фундаментальных культурных ценностей и духовному обогащению подрастающего поколения. Задачи проекта -  способствовать развитию познавательного и культурного интереса первоклассников, их приобщению к культурному наследию Республики Татарстан, создать условия для их социализации, сформировать культурно-содержательный досуг семьи, наполненный посещениями учреждений культуры и последующего обсуждения совместных впечатлений в едином информационно-культурном поле, содействовать популяризации учреждений культуры и искусства.

Официальный сайт проекта: культурныйдневник.рф, www.diary-culturе.ru

 

Организатор проекта - Министерство культуры Республики Татарстан при поддержке Министерства образования и науки Республики Татарстан. 

 

2014 елның февраль аенда Актаныш Туган як музее “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан  Актаныш районының 4нче номерлы Яңа Әлем һәм 3нче номерлы Такталачык балалар йортларын озак еллар буе җитәкләгән, сугыш чоры ятимнәренә үз әтиләре кебек якын булган, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, күренекле новатор һәм энтузиаст педагог Газизов Нәҗип Газиз улына багышланган искә алу кичәсе уздыра.

4 июнь көнне Туган як музеенда Актаныш районының мәдәниятенә багышланган экспозицияне ачу тантанасы була. Башлана 14:00 сәгатьтә.

4 сентябрь көнне Актаныш Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан озак еллар “Чишмә” хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән, авыл хуҗалыгын үстерүгә, ныгытуга зур өлешен керткән районыбызның күренекле улы Хөсәенов Әхмәтясәви Хөсәен улының тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе оештырыла. Башлана: 14 сәг.

    Районыбызда озак еллар "Чишмә" хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән, авыл хуҗалыгын үстерүгә, ныгытуга зур өлешен керткән төбәгебезнең күренекле улы Хөсәенов Әхмәтясәви Хөсәен улының тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә.

    25 сентябрь көнне Туган як музее Аккүз мәктәбе белән берлектә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында Ясәви Хөсәеновны сагыну хисләре белән сугарылган кичә үткәрә.
              Башлана: 13:00           Рәхим итегез!

20 октябрь көнне 15:00 сәгатьтә Актаныш Туган як музеенда рәссам Ландыш Мәгъдәнурованың шәхси күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә сынчы якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай, М.Җәлил бүләкләре иясе Васил Маликовның тууына 90 ел тулуга багышлана. Рәхим итегез!

21 ноябрь көнне “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Икмәк – тормыш нигезе” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Рәхим итегез.

Краткое наименование учреждения:

ГБУ "АРКМ РТ"

Адрес:

423740 Актанышский район, с. Актаныш, ул. Мира, д.5

 

e-mail:

1. mk.aktanysh.museum.tatar.ru

2. rakh-ajgul@yandex.ru

 

телефоны подразделений:

директор (85552) 3-10-95;

приемная/факс (85552) 3-10-92;

отдел специалистов (85552) 3-10-04;

бухгалтерия (85552) 3-10-92.

филиал: (85552) 5-14-56.

 

Режим работы: 

Ежедневно с 8.00 до 17.30

Перерыв с 11.30 до 13.00

Выходной – суббота, воскресенье.

Вход в музей прекращается за 30 минут до его закрытия.

Последний четверг каждого месяца – санитарный день.

 

 

Оставить комментарий

Комментарии: 16
  • #1

    Мирсаф! (Вторник, 10 Январь 2017 13:03)

    Бик яхшы сайт булган бу!

  • #2

    Алсу (Пятница, 20 Январь 2017 08:42)

    мина да ошый))

  • #3

    Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбе (Понедельник, 30 Январь 2017 08:18)

    Без, Мөслим районы Тат.Бүләр урта һәм Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм җитәкчеләре "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда кунакта булдык. Бик тирән эчтәлекле мәгълүматлар тупладык. Эзлекле итеп аңлатканнары өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар теләп калабыз! Ихтирам белән, тәрбия эшләре буенч адиректор урынбасары Солтанова Т.Г.

  • #4

    Альбина Полищук."Бизнес-онлайн" (Понедельник, 30 Январь 2017 08:22)

    Удивительная атмосфера, теплый, добрый, скромный дом. Хозяев нет, а их тепло и ныне чувствуется!
    Спасибо сотрудникам "Дом-музея Ш.Шаймиева" за тёплый приём и содержательную экскурсию!

  • #5

    Мөслим кунагы (Понедельник, 30 Январь 2017 08:27)

    19.01.2017. Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Шәймиев Миңтимер Шәрип улының 80 яшьлек юбилее алдыннан экскурсиягә килдек. Музей шундый матур, бай эчтәлекле. Без үзебезгә бик күп мәгълүматлар алдык. Укучыларга бик нык ошады. Музей белән таныштырган Гөлназ апага зур рәхмәт! Шундый матур итеп сөйли, аңлата. Без, музейда эшләүчеләргә рәхмәтлебез һәм эшләрендә уңышлар телибез!
    Класс җитәкчесе: Вазетдинова А.А.

  • #6

    Марат (Понедельник, 06 Март 2017 12:12)

    Рабит Батулланың "Илбашы" китабын Актаныш районында тәкъдим итеп йөрү барышында Туган як музеенда булдык. Экспонатларга искиткеч бай, мәгънәле музей. Казан кунаклары.

  • #7

    Лилия Локманова "Intertat.ru" (Суббота, 11 Март 2017 12:21)

    Мин Актаныш районында һәм Миңтимер аганың үскән йортында, хәзерге музейда да беренче булуым. Әлеге музей да Миңтимер Шәймиев кебек ерактан күренеп, балкып тора. Халык кызыксынуы музейның танылган кешегә багышланган булуыннан гына түгел, ә биредә эшләүчеләрнең ачык йөзле булуына да бәйледер. Алга таба да сезгә уңышлар! Кунакларыгыз күп булсын, сезгә эзне суытмасыннар!

  • #8

    Айгөл Әхмәтгалиева, язучы (Суббота, 11 Март 2017 12:29)

    Мөхтәрәм беренче Илбашыбыз Миңтимер Шәрип улының туган төбәгендә булу, аның әтисе, әнкәсе, туганнары, гомумән, нәсел-ыруы рухын, истәлек-ядкарьләрен саклаган әлеге тарих учагы-музейда йөрү бертөркем язучы-әдипләрнең күңелендә фәкать җылы хисләр генә уятты. Горурлык хисләребез чиксез! Тарихыбызны, әдәбият-сәнгатебезне , ана телебезне чын йөрәктән яраткан Миңтимер Шәрип улы-милләтебез, халкыбыз өчен чиксез зур хезмәт куя. Үз халкын сөйгән, хөрмәт иткән шәхесебезне халкы да ярата, аның абруйлы эшләрен мәңге йөрәгендә саклый.
    Музейга мәңгелек гомер телибез!
    Рабит Батулла, Данил Салихов, Мөхәммәт Мирза, Вәсим Вахитов, Камил Кәримов, Артем Пискунов, Фәнил Гыйләҗев.

  • #9

    Зилә Даяновна Сөнгатуллина, РФ һәм ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (Понедельник, 13 Март 2017 06:55)

    Бу музей бик зур мәхәббәт белән ачылган һәм халыкның тирән хөрмәтен чагылдыра. Мин үзем дә бала чагыма кайткан кебек хисләр кичердем. Зур рәхмәт!
    Зур хөрмәт белән Зилә Сөнгатуллина.
    11.03.2017

  • #10

    Резедә Хәсәнова, "Яңа гасыр" каналының алып баручысы (Понедельник, 13 Март 2017 07:01)

    Миңтимер Шәриповичка хөрмәтем вә яратуым чиксез. Аның туган җиренә килү-минем өчен истә калыр кебек. Озакка гына булмаса да бу шәхес белән аралашкан кебек булдым.
    Бик матур, якты урын.
    Йөрәктә җылы булып китте.
    P.S. Миңтимер Шәрипович, Болгарны күтәрүегез өчен Сезгә аерым ЗУР рәхмәт!.. Ул минем газиз туган җирем...

  • #11

    Раилә Гарипова, ТР җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры (Понедельник, 13 Март 2017 07:02)

    Зур рәхмәтле! Уңышлар телибез!

  • #12

    Дмитрий Платонов, заслуженный артист РТ (Понедельник, 13 Март 2017 07:04)

    Счастлив побывать в колыбели мудрости Татарстана. Спасибо этой земле Зур рәхмәт!

  • #13

    Д.А.Туманов, Лауреат премии Правительства России в области Культуры, Заслуженный деятель искусств РТ (Понедельник, 13 Март 2017 07:23)

    Душа поёт! Побывал у Бабая дома! Как-будто Он рядом! Очень светлое чувство! Горжусь! Мы вместе сделали "Йолдызлык"!

  • #14

    Коллектив ЦФО МВД по РТ (Четверг, 11 Май 2017 16:50)

    Спасибо работникам музея за интересный рассказ! Очень приятно, что с любовью и вниманием относятся к истории своего края, что чтут память об исторических личностях.
    Желаем процветания, заинтересованных посетителей и новых экспонатов.
    С ув. коллектив ЦФО МВД по Респ.Татарстан.

  • #15

    ДИН, профессор КФУ Титова Татьяна Алексеевна (Вторник, 04 Июль 2017 13:12)

    Посетили с группой студентов музей. Большое спасибо тем, кто с такой любовью хранит семейное гнездо Шаймиевых, и с такой теплотой рассказывает людям о первом Президенте РТ и о его семье. Желаем музею и сотрудникам процветания, благополучия, уверенности в завтрашнем дне.
    С ув. Татьяна Алексеевна Титова.

  • #16

    А.И.Романов, Председатель Совета ветерановИлишевского района Республики Башкортостан (Вторник, 18 Июль 2017 06:40)

    Ветераны Илишевского района Республики Башкортостан посетили музей-родовое гнездо Первого Президента Республики Татарстан- уважаемого Минтимера Шариповича Шаймиева. Говорим большое спасибо работникам музея за создание такого музея. Нам очень понравилось! Желаем всем успехов в жизни на благо района и Республики и всего татарского народа!